"Рубин" футбол командасының ЦСКАга каршы составы билгеле булды

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 29 нчы турында үз мәйданында Мәскәүнең ЦСКА командасы белән очраша. “Казан Арена” стадионында Россия чемпионаты быелгы сезонының соңгы матчы 19.30 сәгатьтә башлана.

Чемпионатта көмеш медаль өчен көрәш алып баручы ЦСКА командасына каршы уенга чыгачак “Рубин”ның старт составы билгеле булды. Капканы, гадәттәгечә, Сергей Рыжиков саклый. Сакчылар – Олег Кузьмин, Серхио Санчес, Карлос Самбрано һәм Руслан Камболов. Ярымсакчылар – Денис Ткачук, Янн Мвилла, Рубен Рочина һәм Мийо Цакташ. Һөҗүмчеләр – Максим Канунников белән Кристиан Жонатас.

Кирәк була калса, уенга чыгарга әзер торган запастагы уенчылар – Юрий Нестеренко, Эльмир Нәбиуллин, Мориц Бауэр, Виталий Устинов, Алекс Сонг, Рифат Җамалетдинов, Георгий Махатадзе, Илзат Әхмәтов.

Сүз уңаеннан, бүгенге уен бу җәйдә Россиянең дүрт шәһәре, шул исәптән Казанда да узачак Конфедерацияләр кубогына әзерлекне тикшерү максатыннан тест матчы буларак игълан ителде. Матчка керү җанатар паспорты белән генә рөхсәт ителде, һәм бушка оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International