Россиядә узачак Конфедерацияләр Кубогы-2017 ачылыш тантанасында илебезнең кабатланмас якларын күрсәтәчәкләр. Бу хакта футбол буенча дөнья федерациясенең (FIFA) рәсми сайтында язылган.
Турнирның ачылышына кадәр бер айдан азрак вакыт калып бара - Конфедерацияләр Кубогы 17 июнь көнендә Санкт-Петербургта башланачак. Төньяк башкалада Россия һәм Яңа Зеландия җыелма командалары уйнар дип көтелә. Уен Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтә башлана, ә ачылыш тантанасы аннан ике сәгать алдан узачак, ягъни 16:00 сәгатьтә.
Ачылыш тантанасы якынча 20 минут дәвам итәчәк. Шоу барышында тамашачыларга һәм чит ил кунакларына Россиянең гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте, табигате турында сөйләячәкләр. Шулай ук ярышлар үтәчәк Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Сочи шәһәрләре белән таныштырачаклар.
Билгеләп үтелгәнчә, тантанада 1500дән артык артист катнашачак. "Россия-2018" оештыру комитетының генераль директоры Алексей Сорокин бу вакыйганың мөһимлеген ассызыклады, дип яза “Российская газета”.