ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында балалар бакчасы өчен түләү һәм аларны тикшерү популярлыгы ике тапкыр арткан. Әгәр 2016 елның апрель аенда гомуми суммасы 122,7 млн. сум булган 53 меңнән артык түләү башкарылса, агымдагы елның апрель аенда – 199,9 млн. сумлык 89 мең түләү теркәлгән.
Мондый үсешне халыкның сервиска карата кызыксынуы арту белән аңлатырга була. ТР дәүләт хезмәтләре порталында, озын чират тормыйча гына, тәүлекнең үзеңә уңайлы вакытында түләргә була. Түләү Visa һәм MasterCard халыкара түләү системалары, шулай ук “МИР” илкүләм түләү системасы ярдәмендә башкарыла.
Бу хезмәткә барлык муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тоташкан. Система мәгариф идарәсе оешмаларының эшчәнлеген мәгълүмати яктан ачык итә. Бу ачыклык тикшерү органнарына да, ата-аналарга да карый.