Россия Федерациясе Хөкүмәте хастаханәләрне 2018 елга кадәр югары тизлекле интернетка тоташтыру өчен 5,5 миллиард сум акча бүлеп бирү турында карар кабул иткән. Бу хакта Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров "Россия 24" телеканалына интервью вакытында сөйләде, дип яза ТАСС агентлыгы.
"Бүгенге көнгә бу эшне төгәлләү өчен Хөкүмәт рәисе тарафыннан 5,5 миллиард сум акча бүлеп бирү турындагы карар кабул ителгән. Йөкләмә 2018 ел азагына төгәлләнәчәк", – дигән Никифоров.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасында ике ел эчендә хастаханәләрне югары тизлекле интернетка тоташтыруны бурыч итеп куйган иде. 2017 елның февралендә Николай Никифоров илдәге барлык хастаханәләрнең өчтән ике өлешенең диярлек интернетка тоташкан булуын җиткерде.