14 апрельдән usligi.tatar Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм “Татарстан Республикасы хезмәтләре” мобиль кушымтасында “Газпром Трансгаз Казан” файдасына газ хезмәтенә һәм техник хезмәт күрсәтүгә түләү комиссиясе бетерелгән.
Хәзер Татарстан Дәүләт хезмәте порталы аша торак –коммуналь хезмәтләргә теләсә нинди компьютердан яки смартфоннан түләү җайлы гына түгел, файдалы да. Газ хезмәтенә түләүдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталын куллану популярлыгы комиссия бетерелү сәбәпләренең берсе. 2016 елда гына да кулланучылар тарафыннан 512 млн сумлык 821 мең түләү башкарылган.