«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының финалында катнашучылар исемлеге билгеле булды. Татарстанның 8 студенты чемпионатта ИТ-компетенцияләр финалында катнашачак.
Финалга чыгарга Россиянең 82 субъекты вәкилләре катнашты. Финалга сайлап алуда Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы вәкилләре уңышлы чыгыш ясады.
Чемпионатның финалы 2017 елда 15-19 май көннәрендә Краснодарда 109 компетенция буенча узачак.