Татарстанда FAN-ID җанатучылар паспортын тапшыру дәвам итә. Проект 2017 елның февралендә тормышка ашырыла башлады. Шул вакыттан бирле 2 меңнән артык җанатучы паспорты тапшырылган. Исегезгә төшерәбез, конфедерацияләр кубогы матчларына килүчеләр өчен җанатучы паспорты булу мәҗбүри.
Чит ил гражданнарына әлеге карта Россиягә Конфедерацияләр Кубогы-2017 башланырга 10 көн кала визасыз керү мөмкинлеген бирә. Россия җанатарлар паспортын тапшыру үзәкләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Сочи шәһәрләрендә эшли.