Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән - Американың Калифорния штатында. Республика Президентын ТР Вице премьеры – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Вице-премьеры - ТР Элемтә, мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның икътисадый зоналары һәм әйдәп баручы оешма вәкилләре озатып йөри.
Татарстан делегациясе вәкилләре, Калифорния губернаторы Джерри Браун офисында булып, штатның җитәкчелеге һәм әйдәп баручы бизнес-берлекләр белән ике яклы очрашуда катнашты. Биредә икътисадый-сәүдә, фәнни-техник, инвестицияләр һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алыштылар.
Шул рәвешле Татарстан вәкилләре Калифорниянең медицина инфраструктурасы, бизнес-инкубатор, инжиниринг үзәкләре, фәнни-белем бирү оешмаларының тәҗрибәсе белән танышты.
Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов эшлекле киңәшмә уздырды. Аның барышында Татарстан Республикасы һәм Калифорния штаты арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар каралды.