"WorldSkills-2019" чемпионатына әзерлекне тикшерү узды

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшләкле сәфәр кысаларында берничә очрашу уздырды.

Аерым алганда, республика лидеры Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашты. Татарстан делегация вәкилләре "World Skills-2019" эшче профессияләр чемпионатына әзерлек турында сөйләде. Моннан тыш, чемпионат тәмамланганнан соң аның объектларын киләчәктә куллану буенча тәкъдимнәр каралды.

Шулай ук очрашу барышында республика Икътисад министрлыгы һәм Казан федераль университеты белән берлектә  һәм Идел буе федераль округының Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла торган "Эшмәкәрлек фабрикасы" проекты турында фикер алыштылар.

"Эшмәкәрлек фабрикасы" үз эшен ачарга теләүчеләргә - яңа эш башлаучы эшмәкәрләр, студентлар, өлкән сыйныф укучылары, пенсия алды яшендәге кешеләргә - белем бирә торган проектлар тәкъдим итә. Яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә тәҗрибәлерәк остазлар ярдәм итәчәк. 2016 елда Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе заказы буенча Татарстанның "Эшмәкәрлек фабрикасы" командасы, Россия буенча яңа эш башлаучы һәм хәзерге вакытта эшләрен алып баручы эшмәкәрләрне өйрәтү өчен, белем бирә торган программалар эшләү һәм бизнес-тренерлар әзерләү буенча проектны тормышка ашырган.

Светлана Чупшева белдерүенчә, Стратегик инициативалар агентлыгы "Эшмәкәрлек фабрикасы"на ярдәм итүне дәвам итәчәк һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә проектны популярлаштыру буенча булышлык күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International