Пенсия фонды пенсионерлар өчен мобиль кушымта эшләтеп җибәрде

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фонды шәхси исәп-хисапның торышын, эш бирүче күчергән иминият түләүләрен белү һәм кирәкле документларга заказ бирү өчен түләүсез мобиль кушымта тәкъдим итә. Бу хакта Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә, дип җиткерә ТАСС.

"Мобиль кушымта ярдәмендә Россия Пенсия фонды шәхси исәп-хисапның торышын, ягъни тупланган пенсия баллары һәм стажын, билгеләнгән пенсия, социаль түләүләр, ана капиталы күләме, үзеңнең пенсия фондына булган мәрәҗәгатьләрең турында белергә була", – диелгән хәбәрдә.

Кушымтага керү өчен дүрт санлы пин-код кертергә һәм Дәүләт хезмәтләре порталында расланганнан соң авторлаштыру үтәргә кирәк.

Гадиләштерелгән яки стандарт исәпкә алынуга язылуны Россия почтасы, Ростелеком, Пенсия фондыюклиент офисларында башкарырга була. Аннан керү өчен пин-код кына кирәк булачак.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, Пенсия фонды – дәүләт идарә тармаклары арасында идентификация һәм аутентификация бердәм системасына (ЕСИА) пин-код ярдәмендә авторлаштыру механизмын беренче булып тормышка ашыручы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International