Иннополиста глобаль элемтә үсеше юлларын турында дөнья экспертлары сөйләшәчәк

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Иннополиста глобаль элемтә үсеше юлларын турында дөнья экспертлары сөйләшәчәк. 7 апрельдә Иннополис Университетында 8нче Бөтенросиякүләм интернет белән идарә итү форумы узачак.

«Күптән түгел без Россия Президенты йөкләмәсе буенча уздырылган сораштырудан Дәүләт статистика федераль хезмәте мәгълүматларын алдык. Татарстан - төбәкләр рейтингында  яңадан әйдәп баручылар сафында. Ел дәвамында халыкның 79,7 проценты электрон хезмәтләрдән файдаланучылар булып тора. Бездән соң Ханты-Мансийск – аларда бу сан 71,6 процент», – дип статистика мәгълүматларын китерде Татарстан элемтә министры.

Роман Шәйхетдинов Иннополисны мондый төрдәге форумнар үткәрүдә генә түгел, тагын башка илкүләм чараларда да файдалану тәкъдимен җиткерде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International