Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан Республикасы «ГЛОНАСС +112» системасы үсешендә тәҗрибә белән уртаклашты

2017 елның 10 марты, җомга

Бүген казан ИТ-паркында Мәскәү өлкәсенең дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Мәскәү өлкәсе буенча гадәттән тыш очраклар министрлыгы баш идарәсе  делегациясе булды. Делегация «ГЛОНАСС +112» системасы һәм мәгълүмати технологияләр тәҗрибәсе белән танышыр өчен килде.

Кунакларга технопарк буенча экскурсия үткәрделәр. Алар шулай Бизнес-инкубаторда төрле проектлар белән таныштылар. Аннары «ГЛОНАСС +112» мөрәҗәгатьләр кабул итү үзәгендә презентация булды. 2016 елда Татарстанда “112” номерына 2,4 млн шалтырату ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International