Кичә Иннополиста “Футбол дәресе” узды. Бу чара 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты һәм 2017 елда конфедерацияләр кубогына юнәлтелгән.
Чарада Россия җырчысы Нюша да катнашты. Нюша – Казан шәһәренең рәсми вәкиле. Презентация кысаларында җырчы Иннополис яшәүчеләре белән очрашты һәм автографы белән чемпионатның рәсми тубын тапшырды.