Бүген Казан Кирмәнендә “Манеж” күргәзмә залында “Интернетта балалар” күргәзмәсе ачылды. Чараны МТС компаниясе оештыра.
Чара кысаларында узган матбугат очрашуында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбарсары Дмитрий Вандюков, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һәм МТС оешмасының персонал белән идарә буенча вице-президенты Михаил Архипов катнаштылар.
Чарада шулай ук ТМС оешмасының Татарстан буенчча филиалы директоры Марат Шакиров һәм “Казан Кирмәне” музее директоры Зилә Вәлиева дә чыгыш ясады.