Иннополис Университетында «ФинТех-2017» бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы узачак

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

 Татарстанда 9-11 сыйныф гомуми урта белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «ФинТех-2017» бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы узачак. 

Олимпиада мәктәп укучыларын заманча финтех-индустрия белән кызыксындыру максатыннан үткәрелә. Шулай ук биредә аларның киләчәктә үз һөнәрләренең осталары буларак үсешенә уңайлы шартлар тудыру да каралган.

“Чарада мәҗбүри теркәлү һәм ике тур булачак. Читтән торып, онлайн-турда блокчейн, чат-бот, эксперт системалар, машина укытуы һәм биометрия буенча финанс технологияләр индустриясе өчен махсуслаштырылган бурычларны чишү буенча командалар арасында ярышлар үткәреләчәк. Иң күп баллар җыйган катнашучылар финалга чыгачак. Ул хакатон форматында үтәчәк”, - дип хәбәр ителә министрлыкта.

Олипиадага финтех-олимпиада сайтында теркәлү 6 мартка кадәр дәвам итәчәк. Финал 14-16 апрель көннәрендә Иннополиста үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International