Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Иминлек. Элемтә. Интернет” XXI форум ачылышы узды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.
Форум эшчәнлегенә 42 россия компаниясе катнаша. Әлеге компанияләр иминлек һәм мәгълүматлаштыру проектлары белән шөгыльләнә.