Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына Татарстанда кесә телефоны элемтәсе эшчәнлеге тотрыксызлы турында хәбәрләр еш килеп тора. “Халык контроле” системасы аша барлыгы 1600дан артык мондый гаризә килгән.
Элемтә сыйфатын яхшырту ниятеннән Министрлык “2016-2020 елларга Татарстанда кесә телефоны элемтәсе инфраструктурасын үстерү” программасы кысаларында кесә телефоны элемтәсен авыл җирлекләрендә, автобиль юллар кырыенда оештыру тәртибен булдыра.
Программа элемтә операторлары белән берлектә эшләнелде.