Россия Почтасы Фәрид Мөхәмәтшинның посылкасын Россия Федерациясенең парламент китапханәсенә җиткерде

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

17 февральдә почта аша юнәлтелгән посыка Мәскәү шәһәренең 103265 почта элемтәсе бүлегенә җиткерелде. Посылка җибәрү контроль срокларны тикшерер өчен эшләнелде.

Моңа кадәр 13 февральдә РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володинның Иннополиска эш сәфәре кысаларында Попов исемендәге технопаркның резидентлары проектларын тәкъдим итү чарасы узды. Чара кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы Рәисе Фәрид Мөхәмәтшин “Россия ИТ-технологияләре тарихы битләре” китабын илнең Парламент китапханәсенә җибәргән иде.

Фото duma.gov.ru сайтыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International