Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ТР яшь хөкүмәте белән очрашты.
Яшь хөкүмәт РФ 58 субъектында булдырылган.Татарстанда әлеге органда 2016 елның 28 декабреннән бирле эшли, аның эченә 23 яшь лидер керә.
Роман Шәйхетдинов белән очрашуда ТР Яшь хөкүмәте рәисе Динә Ашрапова, рәиснең киңәшчесе Марсель Гафаров катнаштылар.
Министр яшь хөкүмәтнең эшчәнлеге һәм проектлары тәкъдим ителде.