«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) региональ чемпионатының ИТ-компетенцияләр буенча җиңүчеләре билгеләнде. Чемпионат 2017 елның 1-3 февраль көннәрендә Региональара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр техникумында узды.
ИТ-компетенцияләр буенча җиңүчеләр рәтенә Региональара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр техникумы, Әлмәт политехник техникумы, Кама буе дәүләт автомеханик техникумы керде.