2017 елда Татарстанның дәүләт хезмәтләрепорталында кулланучыларның виртуаль шәхсибүлмәләре саны 2 миллионга җитәр диппланлаштырыла. Хәзер исә бу күрсәткеч – 1,8 миллион. 2016 елның 11 ае эчендә дәүләт хезмәтепорталы аша халыкка 75 миллион хезмәт күрсәтелгән, бу сан да ел азагына 80 миллионнан артыр, дипкөтелә. Һәм бу – узган ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк, дип белдерде Татарстанныңмәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген “Татар-информ” мәгълүматагентлыгында уздырылган, министрлыкның еллыкэшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугаточрашуында.
Министр искә алганча, Татарстанның дәүләтхезмәтләре uslugi.tatarstan.ru порталы аша 240 төрлеэлектрон хезмәт күрсәтелә. “Бигрәк тә халык арасындахакимият органнарына, табибка язылу, юлкагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү, коммуналь исәпләүҗиһазлары күрсәткечләрен кертү кебек хезмәтләрпопуляр. Беренче урында социаль хезмәтләр буенчареспубликаның Хезмәт, мәшгульлек һәм социальяклау министрлыгы хезмәтләренә мөрәҗәгатьләр(быелның 11 аенда 467 мең гариза), шулай укбалаларны бакчага һәм мәктәпкә урнаштыругакагылышлы гаризалар (97 мең гариза) тора.
Министр дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештәтәкъдим иткәндә мобиль кушымтаныпопулярлаштыруга зур игътибар бирелүен искәртә. Быел бу мобиль кушымтаны кешеләр 112 мең тапкырүз мобиль элемтә чараларына урнаштырган. “11 ай эчендә мобиль кушымта һәм Инфоматлар ашабарлыгы 9 миллиард 674 миллион сумга 8 848 441 түләү операциясе башкарылган. Үткән елның шушы укчоры белән чагыштырганда, бу сумма һәм сан 1,7 тапкырга үсте”, – ди Роман Шәйхетдинов.
Министр киләсе елда мобиль кушымтаның татар теллеверсиясе дә пәйда булачагына ышандырды. Без мобиль кушымтага ихтыяҗ барлыгын күзәтәбез, электрон хезмәтләрнең яртысы нәкъ мобилькушымталар аша башкарыла, ди Роман Шәйхетдинов.
Быел Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталындамөһим яңа биш хезмәт гамәлгә кертелгән иде. Алар – транспорт чарасына газ җиһазын урнаштыргандатранспорт чарасы конструкциясенә үзгәрешләр кертүөчен ЮХИДИ идарәсенә чиратка язылу, Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондыныңКазан төбәкара вәкиллегенә чиратка язылу хезмәте. Шулай ук – җәмәгать судьясына шикаять гаризасыбиргәндә дәүләт пошлинасын түләү хезмәте, күпбалалы гаиләләрдәге балаларга дарулар алугаайлык субсидия билгеләү хезмәте, күпбалалыгаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләрне түләүгәай саен субсидия-ташламалар билгеләү хезмәте.
2017 елда да кимендә тагын биш хезмәтне электронрәвештә күрсәтү ниятләнелә. Алар арасында – төзелешкә рөхсәт алу, торак бүлмәләргә үзгәртеп кору үткәрүне килештерү турындагы гаризаларны кабул итүһәм документларны тапшыру, архив белешмәләреналу, аучыларга ауга рөхсәтләр бирү һ.б.
“Без булган хезмәтләрне оптимальләштерү, кулланучыларга уңайлырак итү өстендә даимиэшлибез. Теге яки бу хезмәтне ахыргача башкарыпчыгу өчен кеше төймәләргә 4-5 тапкырдан да күбрәкбасарга тиеш түгел, дигән максат куйдык, – диминистр. – 2017 елда балаларны бакчага чираткабастыру, мәктәпләргә кабул итү, реклама конструкцияләрен урнаштыруга рөхсәтләр бирү кебекхезмәтләрне оптимальләштерү планлаштырыла”.
Министр электрон хезмәтләрне файдаланучылар бухезмәтләрне тагын да уңайлаштыруга тәкъдимнәребулган очракта аларны Контакт-үзәккә юлларга киңәшитә. Быел Контакт-үзәк халыктан 370 мең мөрәҗәгатькабул иткән. Аларның 170 меңе – Халык контроле, Халык инспекторы системалары һәм “Мәктәп Экологикпатруле” бәйгесе аркылы.
“Татарстан 2015 ел нәтиҗәләре буенча Россиядәхалыкка электрон хезмәтләр күрсәтүдә, Россия төбәкләре арасында, беренче урынга чыккан иде. Бездә бу күрсәткеч – 65,2 процентны тәшкил итте. Әйтик, исемлектә икенче булып килгән Мәскәүдә – 64,2 процент, Калининградта – 58,4 процент. Россия Президенты үзенең “май указлары"нда 2018 елда илдәәлеге күрсәткечне 70 процентка җиткерү бурычыкуйган иде. Татарстанда ул 70 проценттан да аз булмасын өчен тырышабыз. 2016 ел буенча нәтиҗәләр2017 ел башында билгеле булачак”, – диде Роман Шәйхетдинов.