Казан ИТ-паркы директоры Иннополис лицее укучылары белән очрашты

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Бүген Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев Иннополис лицее укучылары белән очрашты. Очрашуда шулай ук “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова да катнашты.

Очрашу кысаларында Антон Грачев мәктәп укучыларына Казан ИТ-паркы һәм Бизнес-инкубаторы турында сөйләде. Казан ИТ-паркы тарихында мәктәп укучылары Бизнес-инкубаторы резидентлары булган очраклары бар, һәм алар проектларын уңышлы тормышка ашырды, диде Антон Грачев. ИТ-парк директоры бүгенге көндә ИТ өлкәсендә мәктәп укучылары өчен проектларын тормышка ашыруда бик күп мөмкинлекләр бар диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International