OZON.ru Татарстанда складларын зурайтырга булды. 2015 елда регионда сатулар 36% арткан. 2016 елның беренче яртыеллыгында Казанда сатулар 16% арткан. Сыйфатны арттыру һәм OZON.ru сайтында сатып алынган товарларны тизрәк җиткерү максаты белән хәзер Казанда склад ачылды. Элек сайт аша товар сатып алучылар товарны 5 көн көткән булсалар, хәзер заказ ясагач икенче көнгә барып алу мөмкинлеге бар.
OZON.ru Казанда складлары өчен 100 млн сумнан артык инвестицияләр керткән. Казанда 32 заказлар бирү пункты эшли. Казанлылар гадәттә заказларын үзаллы алалар – 63%. Калган 32% курьерлар илтә.