Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “Татарстан почтасы” коллективы белән очрашты.
Очрашуда Роман Шәйхетдинов тармакның бүленге хәле турында сөйләде һәм хезмәткәрләрнең сорауларына җавап бирде.
2015 елда почта тармагы кереме 2,74 млрд сум тәшкил иткән. 2014 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 5%ка күбрәк.
2016 елның 6 ае эчендә тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы 29 886 сум тәшкил иткән.