Киләсе 8 ел эчендә программистларга ихтыяҗ артачак

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

 Бүген ИТИС Югары мәктәбенең югары курс студентлары Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Тимур Зарипов белән очрашты.

Студентлар кызыксындырган сорауларын бирделәр. Программ инженерия һәм информатика өлкәсендәге белгечләргә киләсе елларда ихтыяҗ артуы ассызыкланды.

“Татарстан – инновацион үсеш мәйданы. Иннополис шәһәре – Россиянең эре мәгълүмати үзәе булачак. Иннополиста барлык инфраструктура булдырылган. 2024 елга “Иннополис” икътисади зонасында 350 резидент-компанияләр булачак, барлыгы 13 меңнән эш урыны булдырылачак.”, - дип белдерде Тимур Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International