ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның программистлар көне уңаеннан котлавы

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Кадерле мәгълүмати технолияләр өлкәсе хезмәткәрләре, коллегалар һәм дуслар! Һөнәри бәйрәмегез – программистлар көне белән котлыйм сезне!

Бүгенге көндә тармак алдында җиңел булмаган максат тора. Ул да булса программ тәэмин итү өлкәсендә импортлаштыруны арттыру. Бу урында мәгълүмати технологияләр урыны аеруча зур.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте – Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов башлыгында – талантлы балаларның Татарстанның икътисад, информатика, мәгариф тартылуын тели.

Яхшы мисал булып Казанда информатика буенча халыкара олимпиада үткәрү тора. Безнең якташыбыз – Лобачевский исемендәге лицей укучысы Әсхәт Сәхәбиев олимпиадада бронза медаль яулады.

Татарстанда талантлы яшьләр өчен яңа шәһәр Иннополис булдырылды. Университет Иннополис үсеш ала. Резидентлар саны арта бара. Инде өченче ел рәттән роботлар буенча халыкара олимпиаданың Россия этабы Иннополиста уза.

ИТ өлкәсендә эшләүчеләрнең перспективасы зур! Сезнең чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Киләчәктә уңышлы, тазалык һәм энергия телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International