2016 елның 5-10 сентябрь көннәрендә Сеул шәһәрендә (Корея Республикасы) ICA-2016.Бөтендөнья архивистлар конгрессы уза.
Биредә архивлар үсеше һәм аларны электрон рәвешкә күчерү перспективалары турында сөйләшәләр. Конгресс эшчәнлегендә 58 илдән катнашалар. Россия Федерациясе делегациясендә Татарстан Республикасы архив эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Аюпова һәм “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнаша.
Исегезгә төшерәбез, 2016 Татарстан Республикасында электрон врхив булдыру буенча пилот проект эшли башлады.