“Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасында балалар бакчаларында ремонт ясауны тәлам итүче мөрәҗәгатьләр саны арта бара.
2016 елның 1 августыннан алып “Халык контроле” системасына “Балалар бакчасы” категориясендә 82 гариза бастырылган, аларның 45е (54%) уңай хәл ителгән, 25 гариза буенча эшләр алып барыла, 12се буенча – эшләр планлаштырылган һәм “Мотивлаштырылган кире кагу” статусы бер гаризәгә дә бирелмәгән.