«Иокогава Электрик СНГ» компаниясе һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү төзеде. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм «Иокогава Электрик СНГ» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Савельев документларны имзалады.
Килешүнең максаты ИТ-технологияләр өлкәсендә югарыквалификацияле кадрларны әзерләүдә хезмәттәшлек. Килешү кысаларына «Иокогава Электрик СНГ» оешмасы Иннополи Университеты белән тыгыз эшләячәк.