Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбарәкшин КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицейда Белем көнендә булды. Ул укучыларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм уңышлар теләде.
Шулай ук Белем көнендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбарәкшин 10А сыйныфы укучысы Әсхат Сәхәбиевка һәм аның тренеры – информатика укытучысы Сергей Михайлинга беренче компьютер булдырылуга 70 ел хөрмәтенә багышланган медаль тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, бу елны Әсхат Сәхәбиев информатика буенча халыкара олимпиада көмен медаль яулады.