Роман Шәйхетдинов Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумв коллективына яңа директорны тәкъдим итте

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Роман Шәйхетдинов Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы коллективына яңа җитәкчене  Юрий Багровны тәкъдим итте.

Бүген техникумга 84 ел тулган көн. Яңа уку елын техникум яңа җитәкче кул астында башлый.

Моңа кадәр Юрий Багров 2006 елдан башлап ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары булып эшләгән. Ул хәзер Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы директоры вазифасына күчә. Техникум ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы кармагында. Кадрлар билгеләнү эшне көчәйтү максатыннан булды. Техникум базасында мәгълүмат һәм коммуникация өлкәсендә Төбәкара компетенция үзәге төзелә. Шулай ук WorldSkills-2019га әзерләнү максатыннан да бу бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International