Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының беренче урынбасары итеп Дмитрий Вандюков билгеләнде

2016 елның 30 августы, сишәмбе

Дмитрий ВандюковТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары вазыйфасына 1 сентябрьдән керешәчәк, диелгән ТР Министрлар Кабинеты карарында. Вандюков «Таттелеком» генераль директоры урынбасары – Казан электр элемтәсе идарәсе җитәкчесе постын биләгән була.

«Дмитрий Вандюков әлеге өлкәдә күптәннән эшли: барлык операторлар да аны үз эшенең остасы һәм нәтиҗәле идарәче итеп белә, - дип белдерде яңа вазифага билгеләүне Мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Ул шулай ук Татарстан хөкүмәтенең башкарма органнарында эшләү тәҗрибәсенә дә ия. Һәм без аның шундый ук югары эффект белән дәүләт проектларын Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм элемтә өлкәсен үстерүдә дә җәелдерер дип ышанабыз.

Элек ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары постын 2006 елдан башлап Юрий Багров биләгән иде. Ул хәзер Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы директоры вазифасына күчә. Техникум ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы кармагында. Кадрлар билгеләнү эшне көчәйтү максатыннан булды. Техникум базасында мәгълүмат һәм коммуникация өлкәсендә Төбәкара компетенция үзәге төзелә. Шулай ук WorldSkills-2019га әзерләнү максатыннан да бу бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International