Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан Республикасы элемтә һәм югары технологияләр министры Рамин Гулузадә белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Сөйләшү барышында яклар технопаркларны үстерү һәм төрле мәгълүмати продуктлар булдыруда тәҗрибә уртаклашу өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләделәр.
Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Әзербайҗанның югары технологияләр өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү буенча туплаган тәҗрибәсе Татарстанда зур кызыксыну уята.
Моңа кадәр Рамин Гулузадә “Иннополис” МИЗда булып, андагы компания-резидентлар һәм МИЗ җитәкчелеге белән очрашты.