2016 елның 30 августында Ратуша бинасында шәһәр көне бәйрәмендә 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты хөрмәтендә “Казань Арена” стадионына багышланган почта маркаларын гамәльгә кертү чарасы узды.
Тантаналы чарада Элемтә федераль агентлыгы җитәкчесе Олег Духовницкий һәм казан шәһәре мэре Ильсур Метшин катнаштылар.