Тамбов өлкәсе башлыгы ИТ-паркта булды

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Татарстанга Тамбов өлкәсе башлыгы Александр Никитин эш сәфәре белән килде. Кичә аны "Казан" Халыкара аэропортында аны республика Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.

Тамбов өлкәсе башлыгы Казанда КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының уку-лаборатория кампусында һәм "Эйдос" медицина фәннәре үзәгенең медицина стимуляторлары төбәк инжиниринг үзәгендә булды. Шулай ук Тамбов делегациясе Татарстанның «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналары эшчәнлеге белән танышты

Бүген Александр Никитин Казан ИТ-паркында булды. Технопаркта Тамбов өлкәсе делегациясенә экскурсияне Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбарәкшин һәм ИТ-парк директоры Антон Грачев күрсәттеләр.

Бүген Александр Никитин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак, киләчәктә төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышырга планлаштыралар.

Соңрак Татарстан лидеры һәм Тамбов хакимияте башлыгы мәгариф оешмаларын уку елына әзерләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашырга планлаштыыалар. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев рәислегендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International