Роман Шәйхетдинов ИТАР-ТАСС агентлыгына интервью

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша 2016 елның беренче яртыеллыгында түләүләр 5,1 млрд сумга кадәр үскән. Бу турыда ТАСС агентлыгына ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

2016 елның 6 ае эчендә дәүләт хезмәтләр порталы аша 5,1 млрд сумга 4,3 млн түләү башкарылган.

Бүгенге көнгә порталда 1,7 млн шәхси кабинетлар теркәлгән. Ел ахырына бу күрсәткеч 1,9 млнга җитәр дип планлаштырабыз, дип белдерде Роман Шәйхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International