"Халык контроле" ярдәсе белән Татарстан яшәүчеләре 60 меңнән артык проблема хәл иткәннәр

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Әйләнә-тирә мохитне пычрату буенча  “Халык контроле” республика порталына килгән мөрәҗәгатьләр – күпсанлыларның берсе. Законсыз рәвештә булдырылган чүплекләр, карьерлар, һаваны пычрату татарстанлыларны бик борчый.

Бу гозерләр үтәлсә, ышаныч та арта, дигән сүз. Киләчәктә үз мөрәҗәгатеңнең үтәлү ихтималы да зуррак була. Законсыз рәвештә җир асты байлыкларыннан файдалану очракларын кисәтү максатыннан “Халык контроле”ндә махсус категория дә булдырылган.

- Еш кына законсыз рәвештә җир асты байлыкларыннан файдалану фактлары шәһәр һәм эре торак пунктлар янындагы территорияләрдә, сәнәгать объектлары янында ачыклана. Мисал өчен, Яшел Үзән районында мондый хокук бозучыга карата беркетмә төзелгән. Мамадыш районында ком-чуерташ токымнарын чыгару белән шөгыльләнгән гражданинга карата административ беркетмә төзелгән, – дип сөйләде “Халык контроле” системасы буенча Хөкүмәт йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

Законсыз рәвештә булдырылган чүплекләр буенча да Татарстан халкы бик актив. Казанның Ленская урамында, Югары Ослан районының Түбән Ослан авылындагы һәм башка чүплекләр буенча мөрәҗәгатьләрнең күп булуы шул турында сөйли.

Җәен сулыкларны пычрату аеруча күзгә чалына. Шуңа да сулыкка агып төшә торган сулар, алар аркасында балыкларның үлүе дә быелгы Су саклау зоналары дәвамында аеруча әһәмияткә ия. Мисал өчен, Нокса урманында, авылында канализация сулары агу очрагы буенча мөрәҗәгать каралган. “Восточный” торак милекчеләр ширкәте янында канализация суларының Яшел Үзән районының Ореховка авылындагы сулыкка агып төшүе буенчә да хәбәр килеп ирешкән. Бу очрак буенча җинаять кузгатылган. Гомуми зыян 3 миллион сумны тәшкил итә.

“Халык контроле”ндә иң популяр категория булып “Законсыз чүплекләр” кала бирә. Әгәр 2014 елда бирегә 287 чүплек буенча мөрәҗәгать килсә, 2015 елда бу сан 380гә җиткән. 2016 беренче яртыеллыгына гына да инде 406 чүплек буенча мәгълүмат килеп ирешкән.

2015 елдан бирле табигатьне саклау законын бозучылар турында хәбәр итүчеләргә акчалата түләү билгеләнә. Бу мәгълүматны фото һәм видео белән теркәп, дәлилләргә кирәк. “Халык контроле” системасына килеп ирешкән көнкүреш калдыкларын тиешсез урынга ташлау, лицензияң булмыйча табигать байлыкларыннан файдалану, җирне, су саклау зоналары чикләре буендагы махсус режимны бозу, су буйларына юлны чикләү турындагы мәгълүмат җибәрүчегә акча түләнелергә тиеш.

– Ләкин “Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләр буенча министрлык турыдан-туры акча түли алмый. Чөнки бездә хәбәрне урнаштыручы белән турыдан-туры элемтә булдыру, ягъни модераторлык мөмкинлеге юк. Шулай ук видеоматериалны беркетү, хокук бозу фактын дәлилләү мөмкинлеге дә каралмаган. Шул сәбәпле, без “Халык контроле”нә мөрәҗәгать иткән гражданинның телефон номерын алырга рөхсәт булуын телибез. Хәзерге вакытта call-үзәк безнең бу үтенечебезне кире кага. Аннан соң видео беркетү мөмкинлеген булдырырга да кирәк,  – ди министр.

Киләчәктә бу үтенечләр уңай якка хәл ителергә тиеш. Шунысын да әйтеп итү кирәк: 2016 елның беренче яртыеллыгында “Халык контроле”ндә экология белән бәйле 524 мөрәҗәгать чишелгән. Әмма кайбер министрлыклар белән чсагыштырганда бу сан күпкә ким...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International