Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтәм инистры Роман Шәйхетдинов электрон хезмәтләр кулланучыларын арттыру буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР буенча пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Вафин һәм Эчке эшләп министрлыгы, салым хезмәте һәм Росреестр вәкилләре катнашты.
Татарстанда 65% яшәүчеләр электрон хезмәтләр белән куллана. Әлеге күрсәткеч Мәскәү белән чагыштырганда да югарырак.
2016 елның 6 аенда Татарстанда 37,5 млн га якын электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда 50 процентка артыграк дигән сүз.
1,98 млн кеше электрон гариза биргән, узган ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 74 процентка арткан. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар булу-булмау, балалар бакчаларына чират, баланың мәктәптәге өлгереше турында мәгълүмат алу 32 процентка күбәеп, 23,9 млн га җиткән.
Электрон түләүләр ике тапкырдан күбрәккә үскән: гомум сумма 5 млрд 116 млн сумнан арктан. Чагыштыру өчен - былтыр әлеге күрсәткеч ел буена 6 млрд сум тәшкил иткән булган.