"Казан ярминкәсе”ндә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы Башкарма бюросы утырышы уздырыла. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы президентташы Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнаша.
Илсур Метшин утырышны ачып, Казан “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының устав чарасында катнаша торган Евразия төбәгенең беренче шәһәре булуын искәртте. “Биредә һәр катнашучының тәҗрибәсе бәһасез һәм кабатланмас, - дип ассызыклады ул. – Бу эш нәтиҗәле һәм истә калырлык булыр дип ышанам”.
Татарстан Президенты фикеренчә, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр кыска вакытта абруйлы һәм киң танылган оешмага әйләнде. “Татарстан Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасының төбәк бүлекләрен булдыру турындагы карарны хуплый”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов утырыш катнашучыларына Татарстанда “Ачык хөкүмәт” тудырылу турында сөйләде.