Бүген ТР Хөкүмәте утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан муниципаль берәмлекләренең “Халык контроле” системасына кабул ителеп чишелгән мөрәҗәгатьләрнең саны буенча рейтингын китерде.
Искәртеп үтик: “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган утырыш ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә уздырылды.
Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, “500дән артык мөрәҗәгать” төркеменә республиканың 6 муниципаль берәмлеге кергән. Иң яхшы күрсәткеч Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетыныкы – 73,1 процент. Түбән Кама районыныкы – 72,3 процент, Лениногорск районыныкы – 71,3, Әлмәт районыныкы – 69,4, Казанныкы – 69,1 һәм Бөгелмә районыныкы – 66,9 процент.
“50дән алып 500гә кадәр мөрәҗәгать” төркеменә 17 район кергән. Бу төркемдә иң начар күрсәткеч Тукай районында – 48 процент. “Бу күрсәткеч, 2014 ел белән чагыштырганда, 20 процентка диярлек түбәнрәк”, – дип шәрехләде әлеге уңайдан ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.
Иң яхшы нәтиҗәләр Сарман (82 процент), Алабуга (83,2) һәм Баулы (86,3) муниципаль районнары Башкарма комитетларыныкы.
“Сарман районының бу күрсәткече, 2014 елдагы белән чагыштырганда, 17 процентка артык, Алабуга районыныкы – 12 процентка диярлек”, – диде Роман Шәйхетдинов.
“50дән азрак мөрәҗәгать” төркеменә 22 район эләккән. Күрсәткечләрнең иң түбәне – 41,2 процент – Әтнә районы Башкарма комитетында.
“Әтнә районында хәл ителмәгән мөрәҗәгатьләрнең барысына да диярлек 2015 ел ахырына “Планлаштырылган” статусы бирелгән, һәм берсе дә, нигезле рәвештә, кире кагылмаган”, – дип билгеләп үтте министр. Бу төркемдә Яңа Чишмә (85,2 процент), Балтач (85,7), Кама Тамагы (86,4) Тәтеш районнары (100) әйдәп бара.