25-26 март көннәрендә Иннополис Университетында бакалавриатның 3 курс студентлары һәм магистратураның 1 курс студентлары өчен стажировкалар ярминкәсе узды.
Ярминкәдә төрле оешмалар катнашты: TGT Oil халыкара геофизик компаниясе, ICL систем технологияләр фәнни-техник үзәге, «Эттон», “Барс-групп”, Касперский лаборатиясе, ICL Services, ABBYY һәм башкалар.
Университет студентларына стажировка ярминкәсе кысаларында төрле биремнәр бирелде. Ике көн эчендә һәр студент кызыксындырган компаниянең стендынта булып, стажировка кысаларында куелган биремнәр белән таныша ала иде.
Студентлар стажировкасы июнь башында башлана һәм июль ахырына кадәр дәвам итәчәк, ул 320 сәгать тәшъкил итәчәк.