Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр контакт-үзәге гражданнарга Портал uslugi.tatarstan.ru, “Ачык Татарстан”, “ТР электрон мәгариф”, “Электрон Татарстан” инфоатлары, “ТР хезмәтләр” мобиль кушымтасы, “Халык инспекторы”, “Халык контроле” һәм башка юнәлешләр буенча мәгълүмати ярдәм күрсәтә.
2015 елда 18 линия буенча 229 мең телефон шалтыратуы, 27 мең хат кабул ителгән. Модерация 129 мең гаризага үткәрелгән.
Контакт-үзәккә 8 (843) 5-114-115 телефон номеры, Twitter социаль челтәре (аккаунт @eTatarstan) һәм Порталдагы кире элемтә формасы аша https://uslugi.tatarstan.ru/feedback/form мөрәҗәгать итеп була.