«ТР мәгълүмати технологияләр үзәге» элемтә техникумы студентларына махсус стипендияләр тапшырды

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында студентларга махсус исемләнгән стипендияләр тапшыру чарасы узды.

Чарада мәгариф һәм мәдәният департаменты җитәкчесе Тимур Хакимов катнашты. “Мондый чаралар студентларны һөнәри әзерлектә дәрәҗәләрен арттыруга яхшы мотивация булып тора”, - диде ул.

ТР мәгълүмати технологияләр үзәгеннән махсус ай саен бирелә торган стипендиягә 415нче төркем студенты Татьяна Волкова һәм 230нчы төркем студенты Эмил Мифтахов ия булдылар.

Стипендиатларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International