Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов КПМГ халыкара элемтә фирмасының башкаручы директоры Алан Митчелл, Россиядә һәм БДИ илләрендә КПМГның идарә директоры Дмитрий Ширшов һәм КПМГның Татарстан буенча җитәкчесе Виктор Акулян белән очрашты.
Роман Шәйхетдинов КПМГ компаниясе вәкилләре Татарстан Республикасында электрон мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт хезмәтләр системасы турында сөйләде. Кунаклар шулай ук Иннополис һәм электрон документәйләнеше системасы белән таныштылар.
Алан Митчелл үз чиратында КПМГ компаниясен презентацияләде, салым һәм финанс сораулары буенча аудитор һәм консультацион хезмәтләр күрсәтү турында сөйләде.