Бүген Казанда IT-паркта электр белән эшли торган машиналар өчен беренче җәмәгать кору станциясе тантаналы төстә эшләтеп җибәрелде, шулай ук беренче электрмобиль зарядка алды. Сынау чорында электрокарлар бушлай корылачак.
Электр двигательле автомобильләр өчен заправкалар "Тандем" сәүдә комплексында, "Казан" халыкара аэропортында, Иннополиста һәм "Казан" тау чаңгысы спорт-сламәтләндерү комплексында барлыкка киләчәк. 9 станция берьюлы 18 электрокарны зарядка белән тәэмин итәчәк дип планлаштырыла. 22 кВт зур булмаган автомобильне 1 сәгатьтән кирәк вакытта тулысынча зарядка белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
Электромобиль транспорт өчен кору станцияләренең сынау челтәрен үстерү ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
"Автомобиль төзелешенең киләчәге - электромобильләр. Автомобиль җитештерүчеләр, шулай ук "Apple" компаниясе үз алларына уңайлы һәм көндәшлеккә сәләтле "тәгәрмәчле гаджетлар" җитештерү бурычын куйдылар. Зарядка станцияләре инфраструктураларын үстерү буенча сынау проекты ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә гамәлгә куела. Бу проект - республикада экологик һәм инновацион транспорт инфраструктурасын үстерүдә беренче адым", - дип ассызыклады бу уңайдан ТР Премьер-министры - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
"Хәзер электромобиль өйдә генә түгел, ә җәмәгать урыннарында да, мисал өчен, кибеттә яки эшлекле очрашу вакытында да зарядка җыя ала. Зарядка станцияләре челтәре электромобильләр хуҗаларының, автомобильнең зарядкасы бетсә, кебек психологик каршылыгын да җиңәчәк", - дип билгеләп үтте проект менеджеры һәм «Иннополис» университеты фәнни хезмәткәре Илья Шимчик.
"IT-парк" югары технологияләр технопаркы республикада беренчеләрдән булып югары технологияле яңалыкларны хуплап ала. Бүген IT-парк территориясендә беренче җәмәгать кору станциясен эшләтеп җибәрүгә шатланабыз. Әлбәттә, Казанда андый автомобиль хуҗалары бармак белән генә санарлык икәнен аңлыйбыз, әмма вазгыять кинәт үзгәрергә мөмкин. Мисал өчен, бүген электр транспорты популяр булган төп дөнья базарларында 2015 елда, узган елга караганда, биш тапкыр күбрәк электрокар сатылган. Тиздән бу тенденция Россиягә дә килеп җитәр дип өметләнәбез, дип билгеләп үтте IT-парк директоры Антон Грачев. – Без республикада экологик чиста транспортны популярлаштыру һәм велохәрәкәтне үстерү проектын хуплаган идек. Без үз территориясендә хезмәткәрләр һәм резидентлар өчен велопарковка урнаштырган беренче оешмалар рәтендә булдык. Хәзер шәһәрлеләр велоспортны шулкадәр яратып өлгерде ки, җәй җитү белән үк күбесе велотранспортка күчеп утыра", - диде ул.