Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика яшәүчеләренә 2016 елның 1нче яртыелыгына әбүнәче кампаниясе дәвам итү турында искә төшерә.Үзәк басмалара язылу 2015 елның 17 декабрендә, ә республикакүләм басмаларга язылу 2015 елның 28 декабрендә тәмамланачак.
2015 елның 15-25 октябре аралыгында “Татарстан почтасы”- “Россия почтасы” филиалы оешмасы тарафыннан “Бөтенроссиякүләм әбүнәчеләр декадасы” узды. Бу вакыт эчендә газета, журналларга 164 235 тапкыр язылу теркәлгән. “Россия почтасы” оешмасы мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы Россия Федерация реионнары арасында әбүнәчеләр арасында лидерлыкта.