Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы Бөтенроссиякүләм World skills Hi-Tech чемпионатында катнаша

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 30 октябреннән 3 ноябренә кадәр Екатеринбургта Бөтенроссиякүләм World skills Hi-Tech чемпионаты уза.

Чемпионатта Россиянең төрле регионнары вәкилләре катнаша. Татарстан Республикасыннан чемпионатта Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы командасы катнаша.

Чемпионат кысаларында халыкара форум да үткәрелә. Форумда 2019 елда Казанда узачак World skills чемпионатына әзерләнү турында сөйләшәләр. Форумда ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International