Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “Татарстан почтасы” белән берлектә армиягә чакыруларга альтернатив граждан хезмәтен тармак оешмаларында үтәргә тәкъдим итә.
Бүгенгә көндә “Татарстан почтасы” оешмасы – “Россия Почттасы” филиалында 25 чакырулы альтернатив хезмәтен башкара. Алар Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм казан почтампларында элемтә операторы һәм почтальон булып эшлиләр.
2015 елның ноябрь-декабрь айларында өстәмә 25 яшь егетләр “татарстан почтасы” оешмасында альтернатив граждан хезмәтен узачак.