“IT-чемпион”-2015 бәйгесе тәмамлануга бер ай калды

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион»-2015 бәйгесе 30 ноябреьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көнгә бәйгедә 50 113 мәктәп укучысы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 61 025  шәхси кабинетта сакланган. 


Конкурста укучылары иң актив катнашучы мәктәпләр рәтендә Теләче, Тукай, Арча, Балтач һәм Нурлат районы укучылары. 

Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районда 3 укучы җиңүче булып табылачак.Шулай ук укучылар җыйган балларын биштәр, монопод, термос, наушник, бейсболка, футболкага, шулай ук конкурс партнерлары бүләкләре - «Адонис» фирмасыннан 3500 сумлык мәктәп формасына сертификатка алыштыра ала.
 
"Иң актив мәктәп" номинациясе нәтиҗәләре буенча ТР ның һәр муниципаль берәмлегендә бер урта яки төп гомуми белем бирү оешмасы җиңүче буларак танылачак. Җиңүчегә плазма телевизор бүләк ителәчәк.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International