2 ай эчендә “Мәктәп эко-патруле” бәйгесенә 1 меңнән артык гариза килгән

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

2 ай эчендә “Мәктәп эко-патруле” бәйгесенә 1 меңнән артык гариза килгән

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә “Мәктәп эко-патруле” конкурсы үткәрүне дәвам итә.

Бәйге башыннан – 2 ай эчендә - 1 меңнән артык гариза килгән. Укучылар мобиль кушымта ярдәмендә санкцияләнмәгән чүп урыннары турында хәбәр итә. Бәйге ярдәмендә укучыларда тирә-якны чистартуга зур кызыксыну туган.

Исегезгә төшерәбез, бәйгедә Татарстан Республикасының барлык укучылары да катнаша ала. Аларга үзләренең смартфоннарына “Мәктәп эко-патруле” кушымтасын урташтырырга кирәк.

Бәйге нәтиҗәсе буенча иң актив укучылар һәм мәктәп кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.  Нәтиҗәләр 2016 елда уку елы ахырында ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International